Халыкара Михоэлс укулары
04.12.2023
Сәнгать фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова – «Күпмилләтле мәдәният контекстында милли театр» исемле традицион Михоэлс укуларының даими катнашучысы.
2023 елның 28-29 ноябрендә Россия Дәүләт сәнгать китапханәсендә (Мәскәү) узган Унөченче укуларда ул татар театрының беренче профессиональ рәссамы П.П. Беньковка (1879-1949) багышланган доклад белән чыгыш ясады.
«Күпмилләтле мәдәният контекстында милли театр» – бүгенге көндә проблематикасы бер яктан – турыдан-туры сәнгать белеме, театр тарихы, культурология һәм башка гуманитар дисциплиналар, икенче яктан – чыганак ресурслары, коллекцияләр, архивлар белән бәйле бердәнбер халыкара фәнни форум. Традиция буенча, Укулар ике елга бер тапкыр үткәрелә.
Әлеге укулар кысаларында «Оскар Марикс – белорус сценографиясенә нигез салучы» дип аталган күргәзмә дә ачылды.