Чыңгыз Айтматов иҗатына багышланган түгәрәк өстәлгә чакырабыз

Чарада чорның тарихи-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси яссылыгында Ч. Айтматовның шәхесе, язмышы һәм иҗаты; Ч. Айтматов һәм төрки дөнья: әдәби-мәдәни һәм тел аспектлары; Ч. Айтматовның Россия һәм дөнья рухи мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше; Ч. Айтматов мирасын популярлаштыру, саклау һәм мәңгеләштерү мәсьәләләре каралыр дип көтелә.
Түгәрәк өстәлдә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнгән, Кыргызстанда яшәүче татарларның тарихын һәм мәдәниятенен яктырткан түбәндәге хезмәтләр дә тәкъдим ителәчәк:
1) Бикбулатова А.Р., Абдрахманов Б.Дж. Политические репрессии в Кыргызстане: судьбы татар. – Казань: ИЯЛИ, 2022. – 300 с;
2) Кубатова А.Э. Татарское просветительство и реформаторское движение в Кыргызстане (конец XIX - нач. XX вв.). – Казань: ИЯЛИ, 2022. – 256 с.
Чарада катнашырга теләүчеләрне 13 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында (Казан ш., Бауман ур., 20) көтеп калабыз.
Элемтә өчен: Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүҗан улы, +79061100730; e-mail: alfat_zak@mail.ru.