Түгәрәк өстәлгә чакырабыз

Түгәрәк өстәлгә чакырабыз 06.12.2023       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты танылган прозаик, драматург, җәмәгать эшлеклесе  Шамил Усмановның тууына 125 ел тулуга багышланган «1920-30 еллар татар әдәбиятында Шамил Усманов иҗаты» дип аталган түгәрәк өстәл утырышына чакыра. 
    Фикер алышуга түбәндәге сораулар чыгарыла: Ш. Усмановның тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге; татар совет әдәбияты һәм Ш. Усманов прозасы; 1920-30 еллар татар драматургиясен үстерүдә Ш.Усманов иҗатының роле; 1920-30 елларда илдә сәяси-иҗтимагый һәм мәдәни мохит һәм репрессияләр; Ш.Усманов шәхесе һәм иҗаты әдәбиятта һәм сәнгатьтә; Ш.Усманов иҗатын өйрәнүнең торышы һәм бурычлар. 
     Түгәрәк өстәл 2023 елның 15 декабрендә Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында оештырыла. Башлана 10.00 сәг. 
     Фикер алышуда катнашырга теләүчеләр түбәндәге телефоннар аша бәйләнешкә керә ала: (843)5905593; +79061100730; e-mail: alfat_zak@mail.ru, Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүҗан улы, 
     Безнең адрес: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, К. Маркс ур., 12.

Возврат к списку