ТӘһСИдә әзерләнгән хезмәтләр: татар теленең фразеологизмнар сүзлеге

ТӘһСИдә әзерләнгән хезмәтләр: татар теленең фразеологизмнар сүзлеге 07.12.2023       Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан әзерләнгән татар теле сүзлекләре фондындагы аерым басмалар белән таныштыруны дәвам итәбез. 
       Татар теленең фразеологик әйтелмәләр хәзинәсен үзенә туплаган күләмле сүзлек (Хәкимҗанов Ф.С. Татар теленең фразеологизмнар сүзлеге: тотрыклы сүзтезмәләр һәм тәгъбирләр. 3 томда. 1 том (А –Б). Казан, 2022. – 672 б.)10500 дән артык тотрыклы сүзтезмәне үз эченә алган. Әлеге хезмәттә татар телендәге гыйбарәләрнең мәгънәләре аңлатыла, куллану формалары күрсәтелә, матур әдәбияттан, вакытлы матбугаттан, җанлы сөйләмнән алынган үрнәкләр ярдәмендә мәгънә төсмерләре ачыклана. 
      Сүзлек татар телен яхшы белүчеләргә (галимнәргә, язучыларга, журналистларга) генә түгел, телне яңа өйрәнеп килүчеләргә дә кызыксындырган гыйбарәне җиңел табу һәм аңлау уңайлы булырга тиешлеген күздә тотып эшләнгән.

Возврат к списку