Яңартылган ФДББС шартларында туган телне яңа УМКлар буенча укыту

Яңартылган ФДББС шартларында туган телне яңа УМКлар буенча укыту 07.12.2023      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының 5 нче гимназиясе базасында туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен «Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятны яңа УМКлар нигезендә укыту» проблемасы буенча төбәкара семинар кысаларында узган дәресләрне карадылар. 
       Семинарны оештыручыларның берсе булып, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты торды. Чарада Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты, шулай ук семинар эшенә онлайн форматта Курган өлкәсенең Шадрин һәм Шатров районнары педагоглары кушылды. 
     Семинарның максаты – ФДББС таләпләрен тормышка ашыруда гомуми белем бирү оешмаларының инновацион тәҗрибәсен үзләштерү. Дәресләр ТӘҺСИдә эшләнгән УМКларны кулланып үткәрелде. Түгәрәк өстәл кысаларында дәресләргә уңай бәя бирелеп җентекле анализ ясалды, шулай ук бердәм белем бирү киңлеген формалаштыру шартларында туган телләрне өйрәтү системасындагы үзгәрешләргә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышу узды.

    

Возврат к списку