«Россия Федерациясендә тел сәясәте» форумы

«Россия Федерациясендә тел сәясәте»  форумы 12.12.2023      2023 елның 7-8 декабрендә Мәскәүдә VII «Россия Федерациясендә тел сәясәте» форумы узды. Аның эшендә филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ринат Сәфәров катнашты. 
     Чара Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык тарафыннан Халыкара җирле халыклар телләре унъеллыгы кысаларында оештырылып, 2023 елда Бәйсез дәүләтләр берлегендә милләтара аралашу теле буларак рус теле елын үткәрүгә багышландган иде. 
      Форум мәйданчыгында VII «Ключевое слово» Бөтенроссия иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды (https://domnarodov.ru/events/news/obyavleny-imena-pobeditelej-vii-konkursa-vserossijskaya-obschestvennaya-premiya-za-sohranenie-yazykovogo-mnogoobraziya-klyuchevoe-slovo). 
      Форумда Сафаров Р.Т. тәкъдим иткән ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының электрон проектлары Россия Федерациясенең башка халыклары вәкилләрендә зур кызыксыну уятты.

  

Возврат к списку