ТӘҺСИ директоры Ким Миңнуллинның Уфага сәфәре

ТӘҺСИ директоры Ким Миңнуллинның Уфага сәфәре 12.12.2023       Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры К.М. Миңнуллин 11 декабрьдә Башкортостан Республикасы башкаласы Уфа шәһәрендә булып кайтты. 
    Башкортостан Язучылар берлеге чакыруы буенча Ким Миңнуллин Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган Төбәкара түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Чара күрше республиканың Язучылар берлеге тарафыннан Милли әдәби музей һәм Әхмәт-Зәки Вәлиди исем. Милли китапханә белән берлектә оештырылган иде. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының соңгы елларда нәшер ителгән 100 дән артык исемдәге хезмәте Башкортостан Республикасы Әхмәт-Зәки Вәлиди исем. Милли китапханәгә бүләк итеп тапшырылды. 
   Сәфәр барышында шулай ук Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Зөһрә Рәхмәтуллина белән очрашу да узды. Чара барышында Татарстан һәм Башкортостан Фәннәр академияләре хезмәттәшлеге кысаларында уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышынды.


Фотолар БР Милли китапханәсе һәм РФА УФТҮ Тарих, тел һәм әдәбият институты сайтларыннан алынды.

Возврат к списку