«Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале

2009 елда башлангыч алган фестиваль быел унбишенче тапкыр үткәрелә һәм яшь режиссерларга үзләрен таныту, театрларга – башка шәһәрләрдәге коллегалары белән иҗади бәйләнештә булу, ә тамашачыга кызыклы иҗади эзләнүләр һәм экспериментларның шаһитлары һәм катнашучылары булу мөмкинлеген бирә.
15 нче фестивальдә катнашу өчен символик рәвештә 15 театр сайлап алынып, алар 16 спектакль күрсәтте. Фестивальнең географиясе дә, традиция буенча, киң иде: Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләре һәм районнары – Әлмәт, Әтнә, Буа, Минзәлә театрлары белән беррәттән, анда Ачинск (Красноярск крае), Барнаул (Алтай), Губахи (Пермь), Сарапул (Удмурт Республикасы), Туймазы (Башкортостан), Чебоксардан (Чуваш Республикасы) килгән коллективлар катнашты.
«Һөнәр» спектакльләре бер-берсеннән жанрлары, режиссурасы ягыннан да, нинди буын тамашасына адреслануы белән дә аерылып торды. Шул ук вакытта аларның күпчелегенә хас мөһим сыйфатның берсе булып, Елена Шевченко фикеренчә, күтәрелгән темаларның актуальлеге тора. Быелгы фестиваль заманча театрның аерым бер система түгел, ә үз чорының сизгер камертоны булуын тагын бер тапкыр ачык күрсәтте. Әзер карарлар тәкъдим итмичә, ул, кирәк булганда, дөрес сораулар куя, борчылу белдерә, ә аларга җавап эзләү – тамашачы эше.