Әлмәт шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу

Әлмәт шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу 13.12.2023        Филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов 12 декабрь көнне «Адымнар-Әлмәт» гимназиясендә шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашты. 
      Чара барышында әдәбият дәресләрен укыту турында сүз барды. Әңгәмә үзәгендә укытучының һөнәри осталыгы, укытучының укучылар белән педагогик аралашу үзенчәлекләре, укытуда яңа ысуллар һәм технологияләр һәм аларны куллану мөмкинлекләре, әдәбият дәреслекләренең структурасы һәм эчтәлеге һ. б. мәсьәләләр игътибар үзәгендә булды.

    

Возврат к списку