«Чыңгыз Айтматов иҗаты – төрки халыкларны бәйләп торган мирас» темасына түгәрәк өстәл

 «Чыңгыз Айтматов иҗаты – төрки халыкларны бәйләп торган мирас» темасына түгәрәк өстәл 14.12.2023        Агымдагы елның 12 декабрендә күренекле кыргыз һәм рус әдәбияты прозаигы, дипломат һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Айтматовның (1928-2008) тууына 95 ел тулды. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә 13 декабрьдә узган «Чыңгыз Айтматов иҗаты – төрки халыкларны бәйләп торган мирас» дип аталган түгәрәк өстәл әлеге истәлекле датага багышланган иде. Чараны ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырды. 
     «Кыргыз һәм рус телләрендә язган әдип Чыңгыз Айтматов – барлык төрки халыкларга, шул исәптән татар халкына да бик якын һәм кадерле, – дип билгеләп үтте филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, чараны ачып. – Безнең республикадагы Ч.Айтматовка булган аеруча җылы мөнәсәбәт язучының ата-бабалары Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылында тууында гына түгел. Татарстан һәм Ч. Айтматовны милли мәдәниятләр мәсьәләләре буенча уртак позиция, милли телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерү кирәклеге турындагы идея берләштерә. Аның иҗаты күптән инде чикләрне үтеп, уртак мирас, төрле милләт вәкилләренең рухи таянычына әверелде».
       2018 елда институт тарафыннан язучының 90 еллыгы уңаеннан «XX гасырның II яртысында милли әдәбиятлар һәм Чыңгыз Айтматов» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе оештырылган иде, 2019 елда Казанда шулай ук «Айтматов укулары» III Халыкара язучылар һәм интеллектуаллар форумы узды. К.М. Миннуллин бүгенге түгәрәк өстәлнең дә язучының иҗатын тикшерүдә, аны киң даирә укучылага җиткерүдә җитди адым булачагына ышанычын белдерде. 
    Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга – Татарстан һәм Кыргыз Республикасы фәнни оешмалары һәм югары уку йортлары, Язучылар берлеге, Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә – сәламләү сүзе белән шулай ук «Татарстан Республикасы кыргызларының милли-мәдәни автономиясе» рәисе Бәйшенбәк Әскербай улы Муканбәтов һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Рафаил улы Зәйдулла мөрәҗәгать итте. 
    Алга таба түгәрәк өстәлдә ясаган чыгышларында галимнәр чорның тарихи-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси яссылыгында Ч. Айтматовның шәхесе, язмышы һәм иҗаты; Ч. Айтматов һәм төрки дөнья: әдәби-мәдәни һәм тел аспектлары; Ч. Айтматовның Россия һәм дөнья рухи мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше; Ч. Айтматов мирасын популярлаштыру, саклау һәм мәңгеләштерү мәсьәләләрен күтәрделәр. 
     Филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге әйдәп баручы хезмәткәре Азат Ахуновның доклады төрки әдәбиятларга нисбәтле Ч.Айтматов иҗатының роленә багышланган иде. Филология фәннәре докторы, Кыргыз-Төрек университетының төрки цивилизацияләрне тикшерү «Манас» үзәге профессоры Зәмирә Дербишева онлайн форматта « Чыңгыз Айтматов Галәме: әдәби дөнья картинасының мөһим концептлары», филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Фоат Галимуллин «Чыңгыз Айтматов һәм Татарстан» дигән темага чыгыш ясады. Ч. Айтматовның татар тамырлары турындагы тикшеренүләре белән тарих фәннәре кандидаты, язучы Фәүзия Бәйрәмова уртаклашты. 
     Алга таба Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов ТӘҺСИ галимнәре тарафыннан чит ил татарларының мәдәни-тарихи мирасын өйрәнү буенча алып барылган эш һәм институтта дөнья күргән шул ук исемдәге сериядә басылып килүче китаплар турында кыскача мәгълүмат бирде. Институт тарафыннан кыргыз коллегалары белән берлектә әзерләнгән, Кыргызстанда яшәүче татарларның тарихын һәм мәдәниятен яктырткан ике хезмәт әлеге түгәрәк өстәл кысаларында тәкъдим ителде. «Кыргызстандагы сәяси репрессияләр: татарлар язмышы» һәм «Кыргызстанда татар мәгърифәтчелеге һәм реформаторлык хәрәкәте (XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы» дигән китаплар турында аларның авторлары – филология фәннәре докторы, Ж. Баласагын исемендәге Кыргыз Милли университеты профессоры Әнисә Бикбулатова, тарих фәннәре кандидаты, Кыргызстан Республикасы Фәннәр академиясе Б.Джамгерчинов исем. Тарих, археология һәм этнология инстиуты фәнни хезмәткәре Аида Кубатова сөйләде. 
      Фикер алышулар вакытында шулай ук Кукмара Туган төбәкне өйрәнү музее директоры Рамилә Хәсәнова һәм ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Әлфәт Закирҗанов чыгыш ясады.

  

Возврат к списку