Институт хезмәткәрләре Якутиядә узган конференциядә катнашты

Институт хезмәткәрләре Якутиядә узган конференциядә катнашты 15.12.2023        Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләренең «Россиянең төп халыклары телләре дисциплинаара дискурста» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә ясаган чыгышлары зур кызыксыну белән кабул ителде. Чара 2023 елның 14 декабрендә Якутск шәһәрендә (Саха Республикасы) узды. 
        Гомуми лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәүзия Сәгъдиева һәм ТР ФАның аспирантура бүлеге мөдире Чулпан Абдуллина «Күпмилләтле Татарстан Республикасында тел сәясәте һәм вәзгыять» темасына доклад белән чыгыш ясадылар. Ареаль лингвистика бүлеге тикшерүчесе, фәнни-редакция бүлеге мөхәррире Алсу Бәдретдинова татар теленең урта диалекты сузык авазлары һәм аларның борынгы төрки авазлар белән нисбәте турында сөйләде. Ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Әлфия Булатованың доклады татар теле диалектларының хәзерге торышына багышланган иде. 
    Конференция РФ һәм Саха Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Якутия Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, П.А.Ойунский исем. Дәүләт премиясе лауреаты, «Полярная звезда» ордены кавалеры, РФА Себер бүлекчәсе ИГИиПМНС якут теле бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор Петр Алексеевич Слепцовның 95 еллыгына багышланган иде.

Возврат к списку