Шамил Усмановның 125 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл

Шамил Усмановның 125 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл 15.12.2023        Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 15 декабрь көнне оештырылган чираттагы түгәрәк өстәл танылган язучы Шамил Усмановның тууына 125 ел тулуга багышланган иде. Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хезмәткәрләре, КФУ укытучы-галимнәре, язучылар, әдәби җәмәгатьчелек, журналистлар катнашты. 
     Түгәрәк өстәлне институт директоры, филология фәннәре докторы Ким Миннуллин ачып җибәрде. Коллектив хезмәткәрләре исеменнән кунакларны сәламләп, ул Ш.Усманов иҗатының 1920-30 еллар әдәбиятында аерым бер урын алып торуы, үз чорының үзенчәлекләрен ачык чагылдыруы турында сөйләде. Түгәрәк өстәлдә катншучыларга сәламләү сүзе белән шулай ук Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары, танылган шагыйрә, С.Сөләймәнова, Һ.Такташ премияләре лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксанова мөрәҗәгать итте. 
    Фикер алышу барышында Ш. Усмановның тормышы һәм күпкырлы эшчәнлегенә, 1920-30 еллар татар драматургиясен үстерүдәге роленә кагылышлы күп кенә мәсьәләләр күтәрелде. Филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Галимуллин Фоат Галимулла улы «1920-30 еллар татар совет әдәбияты һәм Ш. Усманов иҗаты» дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Тарих фәннәре докторы, ТР ФА Исламны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Заһидуллин Илдус Котдус улы үз чыгышында Шамил Усмановның Кызыл комиссар буларак эшчәнлегенә тукталды. Олы Чынлы авылы тарихында Ш.Усманов гаиләсенә бәйле материаллар белән чарада катнашучыларны төбәкне өйрәнүче Сабирҗанов Расих Харис улы таныштырды. 
     Түгәрәк өстәл барышында фикер алышуларда шулай ук институтның әдәбият белеме бүлеге хезмәткәрләре актив катнашты. Филология фәннәре кандидатлары Галиева Ләйсән Шәүкәт кызы – Ш. Усмановның кызы А. Сагайдак-Усманованың «Перебитые крылья» китабында Ш.Усманов образы, Миңнуллина Фатыйма Хәлиулла кызы әдипнең драматургия өлкәсендәге эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады. 
     Чараны йомгаклап, филология фәннәре докторы, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИнең бүлек мөдире Закирҗанов Әләфт Мәгъсүмҗан улы Ш.Усманов иҗатын өйрәнүнең торышы һәм алдагы бурычлар турында сөйләде.

Возврат к списку