«Евразия гуманитар фәннәре контекстында татар тел белеме»

Конференция фәнни мәктәпләргә, төрки һәм татар тел белемендә яңа юнәлешләргә нигез салган белгечләр М.Курбангалиев, Г. Алпаров, У.Ш. Байчура, Ш.С. Ханбикова, М.З. Зәкиев, С.М. Ибраһимов, Ф.С. Сафиуллина, Р.А. Йосыпов, Ч.М. Харисоваларның юбилей даталарына багышланган иде. Форум Россия (Ярославль, Якутск, Төмән, Уфа, Түбән Кама, Алабуга, Казан һ.б.), Төркия, Үзбәкстан, Казакъстан, Төркмәнстан галимнәре катнашында узды.
Пленар утырышта ТӘҺСИ директорының фән эшләре буенча урынбасары, филология фәннәре докторы Олег Хисамов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Гомуми лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Энҗе Кадыйрова күренекле татар тел белгече И.Б. Бәширова фәнни эшчәнлеге турында сөйләде. Гомуми лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Рифат Мирхаев татар теленең XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башындагы торышы темасына доклад белән чыгыш ясады. Ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Миннира Булатованың чыгышы татар теленең Кузнецк сөйләмендә сөйләм өлешләренә багышланган иде. Ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәрләре, филология фәннәре кандидатлары Әлфия Булатова һәм Алинә Хөсәенованың «Татар теленең көнбатыш диалектында фин-угор телләреннән кергән сүзләр» доклады да катнашучылар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде.

