Ленар Җамалетдинов (1935 – 2023)

Ленар Шәйхи улы Җамалетдинов – татар халык иҗатының төрле жанрлары, татар фольклористикасы тарихы, татарларның әкият мирасы буенча хезмәтләр авторы. Ул 1935 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасының Буа районы Урта Лашчы авылында туган. 1960-1965 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. «Татарстан» радиосында эшли. 1970 елдан башлап, аның тормышы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән тыгыз бәйләнгән. Ленар Шәйхи улы институтның халык иҗаты бүлегендә хезмәт куйды, «Татар халык әкиятләре һәм Г.Тукайның әдәби әкиятләре» темасына кандидатлык диссертациясе яклады (1993), татар халык әкиятләре буенча 15тән артык академик җыентык һәм китап төзеде.
Танылган галим, игелекле кеше һәм үз эшенең остасы булган Л.Ш. Җамалетдинов турында якты хәтер безнең йөрәкләрдә сакланыр.