ТӘҺСИ галимнәре Бишкәк шәһәрендә Ч. Айтматовның тууына 95 ел тулу уңаеннан үткәрелгән Халыкара форумда катнаштылар

ТӘҺСИ галимнәре Бишкәк шәһәрендә Ч. Айтматовның тууына  95 ел тулу уңаеннан үткәрелгән Халыкара форумда катнаштылар 18.12.2023         2023 елның 11-14 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – әдәбият белеме бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Д.Ф. Заһидуллина һәм чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты М.И. Ибраһимов Кыргызстан Республикасы Мәдәният, мәгълүмат, спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы чакыруы буенча Кыргызстан Республикасының башкаласы Бишкәк шәһәрендә мәшһүр язучы, җәмәгать эшлеклесе, дипломат Чыңгыз Төрекул улы Айтматовның тууына 95 ел тулуга багышланган «Без бер көймәдәбез: Чыңгыз Айтматовның рус телендәге иҗаты» дип исемләнгән Халыкара форумда катнаштылар. 
     Форум Кыргызстан Республикасы Президенты администрациясе, Мәдәният, мәгълүмат, спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Халыкара гуманитар хезмәттәшлек фонды, «Арт-Араба» иҗтимагый фонды ярдәме белән уздырылды. Аңа Россия, Азәрбайҗан, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан һ.б. илләрдән 40лап галим, сәнгать әһелләре чакырылган иде. Чараларда язучының сеңлесе Роза Айтматова, туганнары һәм оныклары да катнашты. Форум Чыңгыз һәм Төрекул Айтматовлар җирләнгән Ата Бейит зиратында чәчәк салудан һәм Токтогул Сатылганов ис. Милли филармониядә чараның ачылышыннан башланып китте. Эш, пленар утырыш һәм секцияләрдә дәвам итеп, Ч.Т. Айтматов иҗатын һәм эшчәнлеген Евразия контекстында фәнни өйрәнү нәтиҗәләре белән таныштыру рәвешендә алып барылды. Татарстан делегациясе «Чыңгыз Айтматов иҗаты һәм совет чорының төрки телле әдәбиятлары: кануннан арыну» «Чыңгыз Айтматов һәм әдәбиятларны чагыштырма өйрәнү» дип исемләнгән ике доклад тәкъдим итте, моннан тыш Форум кысаларында, шулай ук Кыргызстан Республикасының Дәүләт тарих музеенда һәм Кыргызстан Республикасының Алыкул Осмонов ис. Милли китапханәсендә Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан нәселе, Татарстан Республикасында Чыңгыз Айтматов иҗатын популярлаштыру буена алып барылган эшләр хакында чыгышлар ясалды. Галимнәр Нәгыймә ханымның каберенә бардылар. 
     Кыргызстан җәмәгатьчелеге бу чараны язучының 100 еллыгына әзерлек башлау буларак кабул итә.


Возврат к списку