«Мәгърифәт» медиаплатформасы тәкъдим ителде

«Мәгърифәт» медиаплатформасы – татар телен туган тел буларак һәм туган телдә (татар телендә) әдәбият укытуга, татар балалар әдәбиятына багышланган проект. Ул татар теле һәм әдәбиятыннан телекоммуникация чаралары ярдәмендә белем бирү характерындагы мәгълүмати ресурсларны тәкъдим итү, татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен өйрәнүчеләргә, бу өлкә белән кызыксынучыларга, шул ук вакытта мәктәптә татар телен укытучыларга, тәрбиячеләргә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, мәктәп укучыларына һәм ата-аналарга мәгълүмати һәм методик ярдәм күрсәтүне күздә тота.
Платформада татар теле һәм әдәбиятыннан норматив документлар, укыту-методик комплектлары, методик ярдәмлекләр, уку-укыту өчен өстәмә материаллар, балалар өчен язылган, балалар тормышы турында сөйләгән әсәрләрне туплаган татар балалар әдәбияты антологиясе һ.б. белән танышырга була.
Ресурсның аерым бер өлешен сүзлекләрне, белешмәләрне үз эченә алган материаллар тәшкил итә.

