Мактаулы исем бирелү белән котлыйбыз

Мактаулы исем бирелү белән котлыйбыз 25.12.2023        Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Хатип кызы Мөхәммәтҗановага күпьеллык нәтиҗәле фәнни эшчәнлеге, татар телен үстерү һәм саклауга әһәмиятле өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. 
     Югары бүләкне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Хатип кызы Мөхәммәтҗановага Казан Кремлендә узган Дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов тапшырды. 
     Лилия Хатип кызын әлеге мөһим вакыйга белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа фәнни ачышлар һәм һөнәри казанышлар телибез!

Фото Татарстан Республикасы Рәисе рәсми сайтыннан алынды.

Возврат к списку