Россия этнография музее коллекцияләрендәге татар костюмы

Россия этнография музее төрле этно-территориаль төркемнәргә караган татарларның уникаль костюмнары коллекциясенә ия. Аны беренче тапкыр киң даирә укучыга тәкъдим иткән әлеге альбом-каталогта тарихи костюм турында мәгълүмат, коллекциянең формалашу тарихы, татар мәгърифәтчеләре Ш.Мәрҗани, К. Насыйри хезмәтләрендәге татар костюмы турындагы фрагментлар, шулай ук терминнар сүзлеге дә китерелә; тукымалар, бай бизәкле баш киемнәре, төрле аяк киемнәре, югары сәнгатьле бизәнү әйберләре ясауны үз эченә алган халык иҗатының уникаль системасы ачыла.
Мондый басманың фәнни һәм иҗтимагый әһәмияте генә түгел, ә рәссам-модельерлар, дизайнерлар, бигрәк тә татар халкының мәдәнияте тарихы белән кызыксынучы яшьләр өчен дә гамәли кыйммәте зур.
2023 елның 26 декабрендә бу уникаль басманы беренче тапкыр Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Рәисе каршындагы Советның һәм республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышында катнашучылар күрде. Проект җитәкчеләренең берсе, ТР ФА Г.Ибраһимов исем. ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова һәм дизайнер Розалина Мөсәбирова альбомны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр.
Р.Солтанова фотолары.

