ТӘҺСИ галимнәре - Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатлары

Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы премиясенә 6 томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» өчен филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Тимерханов Айнур Әхәт улы (проект җитәкчесе), филология фәннәре кандидатлары, ТӘҺСИнең лексикография бүлеге хезмәткәрләре Таһирова Фәридә Инсан кызы, Сабитова Илһамия Исламетдин кызы, Галимова Ольга Николаевна, Сафина Элвира Ирфат кызы, Сәфәров Ринат Таһир улы (бүлек мөдире), Гаффарова Фирая Фаяз кызы һәм Сабирова Гөлзадә Гәрәфетдин кызы лаек булды.
Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премияләре 1993 елның апрелендә гамәлгә куелган. Алар илебезнең һәм дөньяның алдынгы казанышлары дәрәҗәсенә туры килгән һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә һәм рухи прогрессына ярдәм итүче гуманитар, табигый һәм техник фәннәр үсешенә зур өлеш керткән өчен; үз күрсәткечләре буенча дөньяның иң яхшы дәрәҗәсендә булган ресурсларны саклаучы һәм экологик яктан чиста технологияләр һәм техника, прогрессив материаллар, машиналар һәм механизмнар уйлап тапкан һәм керткән өчен; фән һәм техника казанышларын киң җәелдерү нигезендә алынган һәм югары хезмәт җитештерүчәнлеген тәэмин итүче, сыйфат ягыннан яңа төр продукция булдыручы күренекле җитештерү нәтиҗәләре өчен бирелә.
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге барлык төр сүзлекләр арасында иң тулысы,ул татар теленең лексик-фразеологик байлыгының төп фонды (якынча 70 000 сүз һәм 10 000 җөмлә) теркәлгән фәнни тасвирлау һәм саклау чарасы булып тора. Сүзлек хәзерге татар әдәби теленең актуаль лексикасын һәм фразеологиясен; татар теленең үз сүз төзелеше чаралары хисабына барлыкка килгән неологизмнарны; тарихи сүзләрне, хәзерге иҗтимагый тормышка кайткан чынбарлык атамаларын һәм әдәби телдә актив кулланыла торган алынма сүзләрне үз эченә ала.