«Шаляпин Казанда. Рәсем сәнгате. Графика»

Күргәзмәдә урта һәм өлкән буын танылган каләм осталары белән беррәттән яшь рәссамнарнең 2023 елда әлеге проект кысаларында эшләнгән рәсем сәнгате, графика һәм мультимедиа әсәрләре тәкъдим ителде. Алар Шаляпин темасын тормышка ашыруга сәнгати карашның, аны күрсәтү чараларының төрлелеген күрсәтә.
Күргәзмә ачылышында шулай ук Ф.И. Шаляпинның тууына 150 ел тулу уңаеннан ТӘҺСИ тарафыннан нәшер ителгән «Шаляпин Казанда. Рәсем сәнгате. Графика» дип аталган каталог да тәкъдим ителде. Басмада беренче тапкыр, күргәзмәдә күрсәтелгән эшләрдән тыш, Казан музейларында һәм шәһәр киңлегендә тәкъдим ителгән Ф.И. Шаляпин образын һәм тормышын чагылдыручы рәсем сәнгате, графика һәм скульптура әсәрләре урын алды.