Ханзафаров Назыйм Габдрахман улы (1937-2023)

Назыйм Габдрахман улы Ханзафаров – татар драматургиясе тарихы, сәхнә әдәбияты һәм театр сәнгате өлкәсендә күпсанлы хезмәтләр авторы, Татарстан Республикасы дәүләт гербының идея авторы. 1937 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасының Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында туган. В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында укый, СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында аспирантурада белем ала. 1973 елда «Накый Исәнбәт драматургиясе» темасына кандидатлык диссертациясен, 1996 елда – «Татар комедиясе (башлангычы һәм үсеше)» темасына докторлык диссертациясен яклый. 1973 елдан аның эшчәнлеге Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән тыгыз бәйләнгән, 1999-2001 елларда әдәбият белеме бүлеген җитәкли.
Танылган галим, игелекле кеше һәм үз эшенең остасы булган Н.Г. Ханзафаров турында якты хәтирәләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.