Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары белән очрашу
29.01.2024
26 гыйнварда Азнакай туган якны өйрәнү музеенда ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Л.М. Шкляева һәм Казан рәссамнары Бердниковлар шәһәрнең сәнгать мәктәбе укучылары белән очрашуда катнашты.
Әлеге очрашу рәссам Бердниковлар династиясенең шәхси күргәзмәсен ачуга багышланган чара кысаларында оештырылды.
