Аспирантлар белән очрашу

Аспирантлар белән очрашу 16.02.2024       14 февраль көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе җитәкчелеге 1-4 курс аспирантлары белән очрашты. 
      Киңәшмәне ачып, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов, аспирантларны һәм аларның фәнни җитәкчеләрен һөнәри бәйрәмнәре — Россия фәне көне һәм Аспирант көне белән котлады, академиянең фәнни-тикшеренү эшчәнлеге максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. 
     Очрашуда ТР ФА вице-президентлары А.Ә. Тимерханов, Л.Р. Әбҗәлилова, академиянең аерым структур бүлекчәләре җитәкчеләре, аспирантура һәм квалификация күтәрү бүлеге хезмәткәрләре Ч.З. Абдуллина, Л.А. Закирова катнашты. Очрашуда Татарстан Фәннәр академиясе составына Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәгенең кертелүе турында игълан ителде, әлеге фәнни оешманың аспирантлары һәм аларның фәнни җитәкчеләре белән танышу булды. Шулай ук Фәнни-технологик үсеш елы һәм яшьләр сәясәте турында мәгълүмат бирелде, максат-бурычлар билгеләнде. 
      Аспирантура һәм квалификация күтәрү бүлеге җитәкчесе Чулпан Абдуллина аспирантларның аттестация нәтиҗәләре, уку һәм йомгаклау аттестациясенә әзерлек процессы турында сөйләде; фәнни-квалификация эшенә таләпләр белән таныштырды, аспирантларның яшь галимнәр өчен конкурсларда, грантларда катнашуы мәсьәләләренә аерым тукталды. 
     Очрашу барышында шулай ук фәнни проектларны алга таба үстерү буенча идеяләр тәкъдим ителде. Әлеге чара аспирантларга тәҗрибә уртаклашуга ярдәм иткән һәм катнашучыларның һөнәри үсешен стимуллаштырган мөһим вакыйга булды.

  

Возврат к списку