Төбәкара онлайн семинарда катнашырга чакырабыз

Төбәкара онлайн семинарда катнашырга чакырабыз 19.02.2024      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 2024 елның 20 февралендә Халыкара туган тел көне уңаеннан «Федераль белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларында туган тел (татар теле) һәм әдәбиятны укыту: проблемалар һәм перспективалар» темасына төбәкара онлайн семинар үткәрә. 
       Фикер алышуга түбәндәге сораулар чыгарыла: 
     – Федераль белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) тел һәм әдәбият укыту мәсьәләләре 
    – Туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүдә белем бирү траекторияләре 
    – «Мәгърифәт» сайтын презентацияләү. 
      Әлеге чарада методист галимнәр, туган тел һәм әдәбияттан УМК авторлары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре, Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Татарстан Республикасының туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары катнашуы көтелә. 
      Эш регламенты: 
      9.30 – катнашучыларны теркәү 
     10.00-12.00 – чыгышлар 
     12.00-12.30 – фикер алышу 
     Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (Казан ш., К. Маркс ур., 12). 
     Онлайн кушылу вакыты: 20 февраль 2024 ел, сәг. 10.00 (Мәскәү вакыты белән) 
     Видеоочрашуга сылтама: https://anrt.ktalk.ru/ugbc78wrvcok 
     Элемтә өчен телефоннар: 8(843)590-55-93, 89050238539

Возврат к списку