Д.С.Лихачев исемендәге ХIV филологик фәнни-тикшеренү конференциясе

Д.С.Лихачев исемендәге ХIV филологик фәнни-тикшеренү конференциясе 19.02.2024       Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова һәм әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фатыйма Миңнуллина Д.С.Лихачев исемендәге ХIV филологик фәнни-тикшеренү конференциясе эшендә катнаштылар. 
      Әлеге чара 2024 елның 17 февралендә Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 62 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Конференциядә укучылар һәм мөгаллимнәр катнашты. 
     «Татар филологиясе проблемалары» секциясе кысаларында Гөлназ Мөхәрләмова һәм Фатыйма Миңнуллина Халыкара туган тел көне уңаеннан укучылар белән кеше тормышында туган телнең роле турында әңгәмә үткәрделәр.

Возврат к списку