«Мәскәү казанлылары» – рус һәм татар китабы рәссамнары турында лекция

«Мәскәү казанлылары» – рус һәм татар китабы рәссамнары турында лекция 20.02.2024        ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Сәнгать белеме үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты О.Л. Улемнова 2024 елның 17 февралендә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумының «Фән һәм университетлар» тематик көне кысаларында Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең Татарстан Республикасы стендында 1920-1930 елларда рус һәм татар телендәге китапларны бизәгән, Мәскәүдә яшәп иҗат иткән Казан рәссамнаре турында фәнни-популяр лекция белән чыгыш ясады. 
     Тикшеренүчеләрнең 1920-1930 еллардагы совет сәнгатенә игътибарын, төбәк үзенчәлегенең хәзерге этапта актуальлеген ассызыклап, Ольга Улемнова әлеге тема буенча соңгы елларда дөнъя күргән басмаларны тәкъдим итте, графика сәнгатенең Татарстан мәдәнияте өчен әһәмияте турында сөйләде. Казан һәм Мәскәү нәшриятларында эшләп, рус һәм татар телендәге китап, газета-журнал графикасын үстерүгә зур өлеш керткән рәссамнар К.К.Чеботарев, А.Г.Платунова, Б.И. Урманче, Ф.Ш. Таһиров, Д.Н. Красильниковлар иҗади мирасының бүген дә актуаль булуын, аларның техник һәм сәнгать алымнары рәссамнар һәм графика дизайнерлары тарафыннан заманча кабул ителүен билгеләп үтте.

Возврат к списку