«Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» конференциясе

«Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр»  конференциясе 20.02.2024        2024 елның 17 февралендә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Э.И. Сафина «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашты. 
      Казан шәһәре Идел буе районы 16 нчы татар-инглиз гимназиясендә узган әлеге чарада Татарстанның төрле район-шәһәрләре, Россия төбәкләре укучылары һәм мөгаллимнәре үз фәнни эшләрен, проектларын тәкъдим итте. 
     Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте, Белем академиясе, «Татнетны үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы, Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан оештырылды.

Возврат к списку