ТӘҺСИнең «фәнни десант»ы Лаеш районында

ТӘҺСИнең «фәнни десант»ы Лаеш районында 20.02.2024       ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан ел саен оештырыла торган «Фәнни десант» проекты кысаларында Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар дәвам итә. Институт хезмәткәрләре республиканың мәгариф һәм мәдәният оешмаларында үткәрелә торган чараларда актив катнаша. 
    19 февральдә Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районы Имәнкискә урта гомуми белем мәктәбендә әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Миңнуллина Фатыйма Хәлиулла кызы һәм ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Булатова Әлфия Кәрим кызы катнашында Халыкара туган телләр көне уңае белән очрашу үткәрелде. Фәнни хезмәткәрләр 1–11 сыйныф укучылары һәм педагогик состав каршында татар теле, әдәбияты буенча төрле темаларга багышланган чыгышлар ясадылар, шулай ук Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында чыккан китап һәм сүзлекләрне уку йортының китапханәсенә бүләк иттеләр.

Возврат к списку