Төбәкара түгәрәк өстәл

Төбәкара түгәрәк өстәл 21.02.2024       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Федераль белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларында туган тел (татар теле) һәм әдәбиятны укыту: проблемалар һәм перспективалар» темасына милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган төбәкара түгәрәк өстәлдә Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм Татарстанда туган (татар) телне һәм әдәбиятны укыту мәсьәләләре турында сүз барды. 
     Семинарда методист-галимнәрне, укытучыларны филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры урынбасары Олег Хисамов сәламләде. Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, туган (татар) тел укытучылары ассоциациясе рәисе Рузилә Фәттахова чыгыш ясадылар.
     Онлайн форматта оештырылган семинарда филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова туган (татар) телне һәм әдәбиятны яңа шартларда укыту һәм Федераль эш программалары турында сөйләде. Семинарда Төмән шәһәре 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова Төмән өлкәсе мәктәпләрендә татар телен укыту үзенчәлекләре белән таныштырды, Оренбург шәһәренең 38 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләлә Языкбаева Оренбург өлкәсендә туган (татар) телне һәм әдәбиятны укытуның торышы турында сөйләде. Институтның милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләре түбәндәге темаларга чыгыш ясадылар: ТӘҺСИнең милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләре, филология фәннәре кандидатлары Мөслимә Шәкүрова һәм Диләрия Абдуллина татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан институтта әзерләнгән укыту-методик комплектлары турында сөйләде. Филология фәннәре докторы, милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Лилия Гыйниятуллина укытучылар, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен булган электрон белем бирү медиаплатформасы –«Мәгърифәт» сайты белән таныштырды. 
   Төбәкара семинарда видеоэлемтә аша Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Татарстан республикаларыннан, Курган, Төмән, Пенза, Оренбург өлкәләреннән һ.б. төбәкләрдән катнаштылар.

Возврат к списку