6 томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н тәкъдим итү чарасы

6 томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н тәкъдим итү чарасы 22.02.2024       21 февраль – Туган телләр көнендә – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булган алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» һәм башка сүзлекләрне тәкъдим итү чарасы узды. 
     Проект җитәкчесе – ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов сүзлекне эшләү тарихы белән кыскача таныштырды. Филология фәннәре докторы Ф.Ә. Ганиев җитәкчелегендә 2000 елларда башланган зур эш нәтиҗәсе булган әлеге 6 томлы басманы ул образлы рәвештә татарларны милләт буларак саклауда төп роль уйнаучы туган телебезгә һәйкәл дип атады. 
    Соңгы ун ел эчендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән сүзлекләр, «Сүзлекләрнең электрон фонды» (https://suzlek.antat.ru/index.php) белән лексикография бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров таныштырды. 
    Бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәридә Таһирова 2023 елда дөнья күргән русча-татарча этнонимнар сүзлеге; өлкән фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Ольга Галимова – институтта әзерләнгән һәм бастырып чыгарылган терминологик сүзлекләр, аерым алганда татарча-русча хәрби лексика сүзлеге, татарча-русча-латинча кош һәм балык атамалары сүзлекләре турында сөйләде.

Возврат к списку