2023 елга йомгак ясалды

Утырышны ачып, институт директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамов, 2023 ел йомгаклары турында сөйләде, шулай ук төп игътибарны коллектив алдында торган бурыч-максатларга юнәлтте.
Мәгълүм булганча, 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Бу нисбәттән гамәлгә ашырылучы программаларга, зур проектларга тукталып, Фәннәр академиясенең республикада фәнне координацияли торган төп үзәк вазифасын үти башлавын ассызыклады. Фән көненә багышланган чараларның Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры В.Н. Фальков һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында киң масштаб белән узуы республикада гына түгел, ә Татарстан фәненә федераль дәрәҗәдә дә игътибарның артуын күрсәтә, – дип билгеләп үтте.
Анализ күрсәткәнчә, институтта 2023 елда барлыгы 70 тән артык исемдәге китап, шул исәптән төрле сүзлекләр, каталоглар, текстологик җыентыклар, монографик хезмәтләр, методик ярдәмлекләр әзерләнгән, 300 дән артык фәнни һәм фәнни-популяр мәкалә басылып чыккан; 3 комплекслы фәнни, 2 эпиграфик экспедиция үткәрелгән, урыннарга чыгып музей һәм архив материаллары һ.б. өйрәнелгән; зур фәнни чаралардан Г.Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан Халыкара фәнни-гамәли семинар, «Хәзерге дөньяда традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү тәҗрибәсе. Халык кул сәнгатьләре» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе, «Татар гыйлеме» Халыкара яшьләр мәктәбе, РФАның Санкт-Петербург тарих институты, Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты белән берлектә язу тарихы буенча «Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» Халыкара фәнни конференция һ.б. үткәрелде.
Утырыш кысаларында шулай ук Институтның структур бүлек җитәкчеләре һәрберсе үз юнәлеше буенча эш нәтиҗәләрен презентацияләде, перспектив эш юнәлешләренә аерым тукталды. Чыгышлардан соң аерым мәсьәләләр буенча фикер алышу оештырылды, тәкъдимнәр яңгырады.
Утырыш кысаларында Институт тарафыннан 2023 елда әзерләнеп нәшер ителгән фәнни хезмәтләр күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.