141нче гимназия укучылары белән очрашу

141нче гимназия укучылары белән очрашу 21.02.2024       20 февраль көнне Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Айгөл Җәләлиева институтның традицион «Фәнни десант» проекты кысаларында Казанның 141нче гимназиясе укучылары белән Халыкара туган тел көненә багышланган чара үткәрде. 
      Башлангыч сыйныф укучыларын Айгөл Җәләлиева татар халык костюмының үзенчәлекләре, ювелир сәнгате, чигү, тукучылык, күн мозаикасының бай мирасы белән таныштырды; түбәтәй, калфак, изү, хаситә һ.б. шундый костюм комплексына кергән милли элементларның исемнәренә аерым игътибар бирде. 
     7 сыйныф укучылары белән очрашу Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәренең татар халкы мәдәни мирасын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә багышланган иде. Шулай ук А.К. Җәләлиева үзенең фәнни экспедицияләрдә, музейларда, архивларда эшләү тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.
      Гимназия директоры Ирина Львовна Гиматутдинова мондый чараларның укучыларга һөнәри юнәлеш бирүдә һәм гуманитар өлкәдә барган тикшеренү эшләрен популярлаштыруда бик мөһим булуын билгеләп үтте.

Возврат к списку