Һади Атласи истәлегенә багышланган чаралар

Һади Атласи исемендәге Татар мәдәниятен үстерү һәм ярдәм итү иҗтимагый фонды һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештырган киң масштаблы чара кысаларында «Бөгелмәдә татарларның милли-мәдәни мохитен саклау һәм үстерү мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл, Бөгелмә муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен мастер-класс, укучылар өчен мастер-класслар узды.
Эльвира Сафина төрле төбәкләрдән, оешмалардан килгән галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре белән берлектә түгәрәк өстәл эшендә катнашты, мәктәп укучылары белән иҗат мәйданчыкларында эшләде.
Галимә укучыларны, мөгаллимнәрне һәм килгән кунакларны институтның лексикография бүлегендә эшләнгән сүзлекләр белән таныштырды, электрон фонд турында мәгълүмат бирде, аннан ничек кулланырга икәнлеген аңлатты, гимназиягә үзләре төзегән сүзлекләрне бүләк итте.
Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендәге нәтиҗәле эшләр Татар мәдәният үзәгендә узган Һади Атласи истәлегенә багышланган тантаналы кичә белән тәмамланды.