Татар милли киеме турында әңгәмә

 Татар милли киеме турында әңгәмә 22.02.2024      21 февраль көнне Казан шәһәре Совет районының 185 нче лицеенда ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Л.М. Шкляева башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты. 
      Халыкара туган тел көненә багышланган әңгәмә вакытында сүз татар милли костюмы турында барды. Укучылар аның аерым элементларының татар һәм рус телләрендәге атамалары белән таныштылар.

Возврат к списку