Шәмсетдин Зәки истәлегенә

Чара фасадында Шәмсетдин Зәки хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырылган Зәк-Ишмәт урта мәктәбендә башланды. Нуридә Насыйбуллина ТӘҺСИнең Халыкара туган тел көненә багышланган «Фәнни десант» проекты кысаларында мәктәп укучылары белән очрашу үткәрде.
Мәктәп укучылары һәм укытучылар талантлы якташларының тормыш юлы турында сөйләделәр. Милли ризыклар, җирле осталарның кул эшләре күргәзмәсе оештырылган авыл клубында һәвәскәрләр катнашында концерт узды.
Чарада шулай ук филология фәннәре кандидатлары, Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуаш филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров, доцент Нәсимә Мөкимова, төрле иҗтимагый оешма һәм БР Куергазы районы администрациясе вәкилләре катнашты.

