«Фәнни десант» Стәрлебаш районында

Чара кысаларында Нуридә Насыйбуллина якташ язучыларга багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашты, мәктәп укучылары белән иҗади мәйданчыкларда эшләде. Укучыларны, укытучыларны һәм кунакларны соңгы елларда Г.Ибраһимов исем.Тел. әдәбият һәм сәнгать институтында дөнъя күргән китаплар, Язма мирас үзәгенең электрон сайты белән таныштырды; мәктәп һәм авыл китапханәләренә ТӘҺСИ басмаларын бүләк итте.