«Минем җанда Галәм яши!»

Әлеге чара танылган язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Факил Сафинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелде. Юбилярны котларга Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм Башкортстаннан каләм һәм сәнгать әһелләре, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешмалары җитәкчеләре җыелды.