Хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә Шәриф Камал мирасын актуальләштерү

Хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә Шәриф Камал мирасын актуальләштерү 29.02.2024       28 февраль көнне ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре - филология фәннәре докторы, ТР ФА академигы Д.Ф.Заһидуллина һәм филология фәннәре докторы Ә.М.Закирҗанов Татар китабы йортында (Шәриф Камалның мемориаль фатиры) узган «Хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә Шәриф Камал мирасын актуальләштерү» темасына түгәрәк өстәл утырышында катнашты. 
      Дания Заһидуллина Ш.Камал иҗатын бүген яңача өйрәнергә кирәклеген билгеләп, тормышын һәм иҗатын яшь буынга җиткерү, аерым алганда, мәктәптә тәрбия дәресләрендә классиклар иҗатына тукталу мөмкинлекләре турында сөйләде. Әлфәт Закирҗанов Ш.Камал иҗатын ул яшәгән чор, аның замандашлары белән тыгыз бәйләнештә тикшереп бәяләүнең кирәклегенә тукталды, мәктәпләр өчен классик язучылар иҗатын өйрәнүгә бәйле методик ярдәмлекләр эшләү кирәклеген искәртеп үтте.

Возврат к списку