Туган тел һәм әдәбият укытуның теориясе һәм практикасы

Туган тел һәм әдәбият укытуның теориясе һәм практикасы 01.03.2024       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәнияте кафедрасы оештырган «Туган (татар) тел һәм әдәбият укытуның теориясе һәм практикасы» түгәрәк өстәлендә катнашты. 
      Филология фәннәре кандидаты, милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова татар әдәбияты дәресләрендә укучыларда этномәдәни компетенция формалаштыру юлларына багышланган доклад белән чыгыш ясады ясады. Милли мәгариф бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Мөслимә Шәкүрова татар язуы тарихы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләнгән яңа «Әлифба» турында сөйләде.

Возврат к списку