«Аулак өй – көрәш» проектының йомгаклау этабы

«Аулак өй – көрәш» проектының йомгаклау этабы 04.03.2024        ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина жюри әгъзасы буларак 2024 елның 28-29 февралендә Арча муниципаль районы Кырлай авылында үткән «Аулак өй – көрәш» республика проектының Бөтенроссия йомгаклау турында катнашты. 
      Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Язучылар берлеге һ.б. оешмалар ярдәме белән оештырылган иде. 
     2021 елдан тормышка ашырылып килгән әлеге проектның максаты – яшь буында туган телгә, мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү. «Аулак өй-көрәш» катнашучылары ярышлар вакытында татар халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, онытылган уеннарын күрсәттеләр. Әдәби ярыш халык җырлары, Рафинат Сәлахов башкаруында тальян, курай моңнары белән үрелеп барды. 
    Йомгаклау бәйгесендә Санкт-Петербургның Калинин районы Наталья Субботина җитәкчелегендәге «Образ» шигъри студиясе җиңү яулады.


Возврат к списку