Сәнгать белеме үзәгенең яңа басмалары

Сәнгать белеме үзәгенең яңа басмалары 05.03.2024        Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре катнашындагы узган чираттагы матбугат конференциясендә Сәнгать белеме үзәгенең яңа басмалары тәкъдим ителде. 
     Сәнгать белеме үзәге бүген – ТӘҺСИнең күп санлы төрләргә һәм жанрларга ия булган тасвирый сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать, театр, музыка, хореография кебек юнәлешләр буенча киңкырлы фәнни тикшеренүләр алып баручы күп профильле структур бүлекчәсе. Аның тарихы, үсеш юлы белән очрашуда журналистларны сәнгать фәннәре докторы, үзәк мөдире Рауза Солтанова таныштырды. Алга таба ул үзәк хезмәткәрләренең соңгы вакытта дөнья күргән басмаларын тәкъдим итте, «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында алып барылган эшкә тукталды. 
     Бүлек эшчәнлегенең аерым юнәлешләре һәм сәнгать белгечләре әзерләгән китаплар турында очрашуда үзәкнең фәнни хезмәткәрләре, сәнгать белеме кандидаты Наталья Герасимова, Луиза Петрова, Гүзәл Юнысова һәм Гөлназ Гыйлемьянова сөйләде. 
    «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясе турында тулырак мәгълүматны агентлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча табып була: https://tatar-inform.tatar/conferences/g-ibra-imov-isemend-ge-tel-d-biyat-m-s-ngat-institutyny-ya-a-basmalaryn-t-kdim-it-5852254
 

Возврат к списку