Һ.Такташ исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе

Чара 2024 елның 2 мартында Казанның Вахитов районы Һади Такташ исемендәге 27 нче татар гимназиясендә узды. Анда республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән укучылар һәм укытучылар үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.