Казан укучылары ТӘһСИнең яңа проектлары белән танышты

Галим Татарстанда академик гуманитар фәннең барлыкка килүе, 1939 елдан башлап ТӘһСИнең әлеге процесстагы роле турында сөйләде. Очрашуда катнашучыларны институт эшчәнлегенең төп юнәлешләре, шулай ук иң мөһим фәнни казанышлар белән таныштырып, Азат Ахунов фәнни учреждение башкара торган яңа проектлар турында хәбәр итте.
Гарәп графикасында язылган татар текстларын кириллицага күчерү эшендә IT-технологияләрне куллану, шулай ук кулъязма мирасыбызны уку өлкәсендәге эшләнмәләр белән бәйле яңа электрон проектлар турындагы мәгълүмат укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Гуманитар фәннәр өлкәсендәге заманча тикшеренүләрнең дисциплинаара характерын чагылдырган башка мәсьәләләр дә күтәрелде.
Чараны оештыручылар тарафыннан мондый очрашуларны даими үткәрү теләге белдерелде.
