Бүген Галимҗан Ибраһимовның (1887–1938) тууына 137 ел

Бүген Галимҗан Ибраһимовның (1887–1938) тууына 137 ел 12.03.2024       Бүген, 12 март көнне, татар әдәбияты классигы, гуманитар фәннәрнең төп юнәлешләре – тел, әдәбият һәм тарих фәннәре үсешенә үзеннән зур өлеш керткән галим, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимовның (1887–1938) тууына 137 ел тулды. 
      Галим ТАССР ның Мәгариф халык комиссариаты каршындагы Гыйльми үзәкне оештыруда актив катнаша, 1925-1927 елларда Үзәк белән җитәкчелек итә. Галимнең академик фәнне үстерүгә керткән өлеше зур. 1967 елдан Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аның исемен йөртә. 
     Г.Ибраһимовның тел, әдәбият белеменә (теориясенә һәм тарихына) караган, педагог һәм методист буларак, тел-әдәбият укыту мәсьәләләрен яктырткан, ХХ гасыр башы татар иҗтимагый хәрәкәте тарихын тикшерүгә багышланган хезмәтләре, шул дәвернең әһәмиятле тарихи һәм мәдәни вакыйгаларын тирән анализлаган, яисә күзәтү ясаган публицистик мәкаләләре бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. 
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Г.Ибраһимов мирасын туплау һәм халыкка җиткерүдә зур хезмәт башкарды. Институт галимнәре тарафыннан әзерләнеп, 2018-2021 елларда Г. Ибраһимов «Әсәрләр»енең 15 томлы академик басмасы дөнья күрде.

Возврат к списку