Халык сәнгате һәм һөнәри сәнгать

Халык сәнгате һәм һөнәри сәнгать 20.03.2024       ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова халык сәнгате һәм һөнәри сәнгатьтә үзара хезмәттәшлек проблемаларына багышланган фәнни-гамәли конференция («Народная художественная культура и профессиональное искусство: проблемы взаимодействия в контексте современной культурной парадигмы») эшендә катнашты. Чара Н.П. Огарев исемендәге Мордва дәүләт милли тикшеренү университетында (Саранск шәһәре) узды. 
     Рауза Солтанованың «Халык сәнгате һәм һөнәри сәнгать: заманча белем бирү технологияләре һәм мәдәни практикалар контекстында үзара хезмәттәшлек проблемалары» сессиясе кысаларында Арча районына экспедиция материаллары буенча ясаган чыгышы татар йортын реконструкцияләү мәсьәләләренә багышланган иде. 
   Конференция вакытында ул шулай ук С.Г. Строганов исемендәге Россия дәүләт сәнгать-сәнәгать университеты укытучылары һәм студентлары, Н.П. Огарев исемендәге Мордва дәүләт университеты студентлары эшләреннән торган күргәзмә белән танышты.

  

Возврат к списку