«Шәҗәрәм» конкурсы
22.03.2024
21 март көнне текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Зәйниева Гөлнара Нургали кызы Казан кооператив институтының Дәрдмәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Россиядә Гаилә елы уңаеннан V нче Республика күләмендә оештырылган «Шәҗәрәм» конкурсында жюри әгъзасы буларак катнашты.
Конкурс ел саен Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә уздырыла. Жюри әгъзалары Гөлнара Зәйниева һәм Нәҗип Нәккаш тарафыннан катнашучыларның эшләре бәяләнеп, дипломнар тапшырылды.
Возврат к списку