Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл

Утырышны институт директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре докторы Олег Хисамов ачып җибәрде. Сәламләү сүзе белән шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисе, республиканың халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла мөрәҗәгать итте.
КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллинның чыгышы татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүдә Ә. Еникинең роле һәм аның традицияләренә багышланган иде. «Татар дөньясы» («Татарский мир») газетасы баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, Г.Тукай исем. ТР Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев (Мәскәү) – Ә.Еникинең шәхесе һәм иҗаты, филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллина әдип әсәрләренең поэтикасы турында чыгыш ясады.
Докладлар белән шулай ук ТӘһСИнең әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айгөл Ганиева («Ә. Еники иҗатында әхлакый-фәлсәфи проблемалар»), чагыштырма татар фәне лабораториясе фәнни хезмәткәре Лилия Фәхретдинова («Особенности выражения национального образа мира в произведениях А. Еники»), КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина («Ә. Еники иҗатын өйрәнүнең торышы һәм бурычлар») чыгыш ясады.
Фикер алышуларда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты, «Бәллүр каләм» Республика конкурсы лауреаты Рузилә Мөхәммәтова, әдәбият белеме бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Венера Макарова һәм әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов катнашты.
Түгәрәк өстәл Әмирхан Еникинең 115 еллыгы уңаеннан оештырылган иде.


