ТР Дәүләт Советында Фәннәр академиясенең проектлары тәкъдим ителде
29.03.2024
Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле икенче утырышында ТР Фәннәр академиясенең хисабы тыңланды. Әлеге чара кысаларында парламент фойесында Фәннәр академиясенең Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына багышланган күргәзмәсе ачылды.
Экспозициядә Татарстан Фәннәр академиясе институтлары һәм бүлекчәләренең эш юнәлешләре һәм нәтиҗәләрен күрсәтүче стенд докладлары тәкъдим ителде. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты проектлары белән депутатларны ТӘҺСИ директоры, филология фәннәре докторы, ТР ФА әгъза-корреспонденты Ким Миңнуллин таныштырды.
Соңгы елларда дөнъя күргән өчәр томлык академик «Татар әдәби теле тарихы» һәм «Татар теленең лексикологиясе», 8 томлык «Татар әдәбияты тарихы», Г.Ибраһимовның 15 томлы академик басмаларын атап, ул әлеге казанышларның күбесе беренче тапкыр эшләнгән фундаменталь хезмәтләр булуын ассызыклады. Монан тыш, Татарстан китап нәшриятында «Татар халык иҗаты»ның татар телендәге 25 томлык һәм рус телендәге 15 томлык җыентыгын бастыру буенча эш бара, Татарстанда һәм республикадан читтә үткәрелгән фәнни экспедицияләр нәтиҗәсе буенча «Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясе эшләнә. Билгеле булганча, быел алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булды.
Алга таба Ким Миңнуллин электрон ресурслар эшләүне һәм аларны Tatzet платформасында урнаштыра баруны билгеләп үтте, институт эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше – милли мәгарифкә тукталды. «Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп дәреслекләренең тулы линиясе эшләнде, алар федераль исемлеккә кертелде һәм уку процессында кулланыла. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Комиссия ярдәме белән «Мәгърифәт» медиаплатформасы эшләнде», – дип билгеләп үтте һәм галимнәрнең аны алга таба үстерергә, камилләштерергә әзерлеген белдерде.