Якутия галимнәре белән очрашу
04.04.2024
3 апрель көнне ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты РФА Себер бүлеге Гуманитар тикшеренүләр һәм Төньякның аз санлы халыклары проблемалары институтының Интеллектуаль тарих һәм мәдәният үзәге галимнәре – тарих фәннәре докторы, үзәк җитәкчесе Романова Екатерина Назаровна һәм тарих фәннәре кандидаты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Игнатьева Ванда Борисовнаны кабул итте.
ТӘҺСИ җитәкчелеге белән очрашу вакытында институтта гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм алда галимнәрнең хезмәттәшлек вариантлары турында сүз барды. Якутиядән килгән кунакларны Казан галимнәренең тел, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге тикшеренүләре, соңгы елларда институтта әзерләнеп нәшер ителгән фундаменталь фәнни хезмәтләр, сүзлекләр, каталоглар белән таныштырдылар.
Возврат к списку