Институт галимнәре «Зәнкиев укулары»нда катнаша

Әлеге чараның пленар утырышында бүген доклад белән ТӘҺСИ директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре докторы Олег Хисамов чыгыш ясап, институт тарафыннан Россиядә һәм якын чит илләрдә татарлар тупланып яши торган төбәкләргә ел саен оештырылып килгән фәнни экспедицияләр турында сөйләде.
Иртәгә конференциянең секция утырышлары кысасында институттан бер төркем фәнни хезмәткәрләрнең чыгыш ясавы көтелә.